news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә турлар буенча кэшбэк программасы 21 августта эшли башлый

Программада 700дән артык туроператор һәм өч меңнән артык кунакханә катнаша, Татарстанның 26 туроператоры 170 тур һәм 29 отель тәкъдим иткән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россия буенча турлар сатып алган өчен биштән 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайтару программасы 21 августка каршы төндә 00.00 сәгатьтә башлана һәм 28 августның төн уртасында тәмамлана. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты хәбәр итте.

  • Элегрәк «Татар-информ» РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның Россия буенча турлар сатып алганда акчаларны кире кайтару кагыйдәләре турындагы карарга имза куйганлыгын хәбәр иткән иде.

Программада бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстан буенча турлар катнаша. Программалар старт алганнан соң, программада катнашучы туроператорлар һәм отельләр исемлеге мирпутешествий.рф сайтында урнаштырылачак.

Программа туроператорлар хезмәтеннән файдаланучы туристлар өчен дә, мөстәкыйль сәяхәт итүчеләр өчен дә туры килә.

21-28 августта мирпутешествий.рф порталына керергә, кунакханәдә кимендә 4 төнлек, бәясе 25 мең сумнан башланган тур яки яшәүне сайларга кирәк.

Программада 700дән артык туроператор һәм өч меңнән артык кунакханә катнаша, Татарстаннан 26 туроператор 170 тур һәм 29 отель тәкъдим итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100