news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Идел буе районында бер тәүлек су булмаячак

Биредә суүткәргеч челтәрләрен ремонтлыйлар.

Казанның Идел буе районында бер тәүлек су булмаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 14 августта Казанның Идел буе районындагы йортларда бер тәүлек су булмаячак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 августтан 9.00 сәгатьтән алып 15 августта 5.00 сәгатькә кадәр су булмаячак. Шулай итеп түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда су җибәрү туктатылачак:

1нче Елабужская, 1 йорт (320нче балалар бакчасы);

Борисковская урамы, 2нче йорттан алып 64нче йортка кадәр (җөп саннар), шулай ук 1нче йорттан-65нче йортка кадәр (так саннар);

Запорожская урамы, 2нче йорттан 36нчы йортка кадәр (җөп саннар), 1нче йорттан-41нче йортка кадәр (так саннар);

Тульская урамы, 2нче йорттан-48нче йортка кадәр (җөп) һәм 40нчы, 42нче йортлар.

Моннан тыш, Белорусская, Витебская, Горийская, Дегтярева, Докучаева, Задне-Борисковская, Канская, Красноводская, Охотничья, Полонная һәм Якты Юл тыкрыгы урамнарындагы йортларда да су булмаячак.

Су өзеләчәк йортларда яшәүчеләргә су җыеп куярга киңәш ителә.

«Автоцистерлар гаризалар буенча булачак», диелгән «Водоканал» МУП хәбәрендә.

Гаризаларны +7 (843) 231-62-60 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

Вакытлыча кыенлыклар биредә суүткәргеч челтәрләрен ремонтлау белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100