news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Kazan Digital Week-2020 онлайн-форматта узачак

Халыкара форумга багышланган киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Алексей Песошин: Kazan Digital Week-2020 онлайн-форматта узачак
tatarstan.ru

 (Казан, 12 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле, күчерелгән Kazan Digital Week-2020 форумы сентябрь аенда онлайн-форматта узачак. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Песошин искә төшергәнчә, Татарстан ERTICO ассоциациясе белән берлектә интеллектуаль транспорт системасы буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессына актив әзерләнде. Ул 2020 елның 21-24 сентябрендә Казанда узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе пандемиясе сәбәпле, чараны 2022 елга күчерделәр.

«Цифрлы технологияләре өлкәсендә урнашкан халыкара фәнни һәм эшлекле элемтәләрне саклап калу һәм үстерү максатларында Kazan Digital Wek-2020 халыкара форумын уздыру турында карар кабул ителде. Форум 21-24 сентябрьдә онлайн-форматта узачак», — диде Алексей Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, гражданнарның бәяләмәсе һәм мөрәҗәгате Россиядә ел саен уздырыла торган махсус халыкара мәйданчык барлыкка килү белән кызыксынуын ачык күрсәтә, анда цифрлы технологияләр өлкәсендәге белгечләр тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән алмаша алыр иде.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов форум программасы турында тулырак сөйләде. Аның сүзләренчә, чарага интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, яңа заман кибериминлеге, финтех экосистемасы һәм моннан тыш, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр кебек темалар буенча панель дискуссия һәм «түгәрәк өстәл» кертеләчәк.

«Форумны оештыручы һәм төп иганәчеләрнең берсе — Ак Барс Банк», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100