news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск шәһәренең Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады

Киләсе елда лагерь программасына татар телен өйрәнү дә керәчәк.

Ульяновск шәһәренең Жәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен җәйге лагерь эшли башлады
https://tatar-congress.org/

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең 2нче тарихи Җәмигь мәчетендә мәктәп балалары өчен беренче тапкыр көндезге җәйге лагерь эшли башлады.

Малайлар һәм кызлар биредә Ислам дине йолаларын өйрәнә, Коръән серләре һәм намаз уку тәртибе белән таныша.

Мәчет имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фәткуллов белдергәнчә, программа буенча лагерьда төрле спорт уеннары, бәйгеләр дә каралган. Төшке аштан соң балалар өйлә намазында катнаша. Моннан, тыш шәһәр буйлап төрле экскурсияләр, теплоходта Идел буйлап сәяхәтләр дә планлаштырылган.

Рәсүл хәзрәт киләсе елда ата-аналар үтенече буенча әлеге лагерьда татар теле дәресләрен дә программага кертергә ниятли. Моның өчен буген инде дәреслекләр булдыру эше дә башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100