news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июльдән Татарстанда киек кошларны аулау өчен рөхсәт бирә башлыйлар

Моның өчен Күпфункцияле үзәкләрнең филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). 15 июльдән Күпфункцияле үзәкләрнең барлык филиалларында аучылык урманнарында этләр һәм ау кошлары ярдәмендә киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башлыйлар. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Ау сроклары:

2021 елның 25 июленнән 5 декабрьгә кадәр – сазлык-болында яшәүче киек кошларга;

2021 елның 5 августыннан 2022 елның 5 гыйнварына кадәр – нарат урманында (суер, көртлек, боҗыр, тәлләтәвеч), дала һәм кырда яшәүче киек кошларга (соры кыр тавыгы, бытбылдык, күгәрчен һәм урман күгәрчене).

2021 елның 28 августыннан 5 декабрьгә кадәр – су кошларына (кыр казы, кыр үрдәге, су тавыгы).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100