news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаештагы «Кама диңгезе» пляжында ял итүчеләргә штраф сала башлаганнар

«Кама диңгезе» пляжы рәсми рәвештә ябык.

Лаештагы «Кама диңгезе» пляжында ял итүчеләргә штраф сала башлаганнар

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Лаеш районындагы «Кама диңгезе» комлыгына ял итәргә килүчеләрне штрафка тарта башлаганнар. Бу хакта Татарстанның Лаеш районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

«Кама диңгезе» пляжының рәсми рәвештә ябык булуын искәртәбез. Роспотребнадзор аңлатмасы нигезендә, чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчкәнче халык күпләп ял итә торган урыннарга бару тыела», - диелә Instagram аккаунтындагы район хәбәрендә.

Пляж территориясендә полицейскийлар, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре патрульлек итә һәм ял итүчеләрнең билгеләнгән кагыйдәләрне үтәвен сорый. Хәзерге вакытта республика чикләүләрне гамәлдән чыгаруның әле икенче этабында гына.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100