Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды
Һәлак булучыларның туганнары район җитәкчелеге ягыннан әлеге хәлне онытып бетермәүләре, ел саен искә алулары өчен рәхмәт белдерделәр, диелә әлге хәбәрдә.

(Казн, 12 июль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычлылар «Булгария» теплоходында фаҗигале һәлак булган райондашларын искә алды. Бу хакта район газетасы яза.
Бу фаҗигадә Кайбыч районы Мәлки авылыннан Сергей Рябчиков, Иске Тәрбиттән Альбина Иванова, Наташа Башуринаның гомере фаҗигале төстә өзелде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Сергейның әнисе Серафима Рябчикова, Альбинаның бертуган апасы Зоя, Наташаның әти- әнисе Петр һәм Людмила Башуриннар янына барып кайтты. Ул аларның хәлләрен белеште, район башлыгы исеменнән күчтәнәч тапшырды. Һәлак булучыларның туганнары район җитәкчелеге ягыннан әлеге хәлне онытып бетермәүләре, ел саен искә алулары өчен рәхмәт белдерделәр, диелә әлге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз