Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга районы җитәкчесе гражданнар мөрәҗәгате буенча шәһәрне йөреп чыкты
Очрашу «Факел» гараж җәмгыяте артында урнашкан күп балалы гаиләләр өчен 4нче җир массивында башланды.
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районы җитәкчесе гражданнар мөрәҗәгате буенча шәһәрне йөреп чыкты. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Очрашу «Факел» гараж җәмгыяте артында урнашкан күп балалы гаиләләр өчен 4нче җир массивында башланды. Илья Бочкарев әйтүенчә, бу территориядә йорт төзүче гаиләләргә юл кирәк. Әлеге проблема белән җир хуҗалары әле язын ук мөрәҗәгать иткән һәм хәзер Рөстәм Нуриев участокларга керү юлларын шәхсән тикшерергә булды. Тикшерү барышында, башта грейдер белән мондагы юлларны тигезләргә дигән йөкләмә бирелде.
Киңәшмәнең икенче пункты — Пролетар урамындагы 50нче санлы йорт булды. Биредә яшәүче Александр Медведевның шикаятьләре бик күп җыелган. Шуларның берсе — йорт яны территориясен һәм подъездны начар җыештыру, диелә хәбәрдә.
Алабугалыга аңлатуларынча, йорт яны территориясен җыештыру көн саен башкарыла, моннан тыш, урам себерүче даими рәвештә үләннәрне чаба. Подъездны җыештыру да әлеге йортның 1нче катында урнашкан мәгълүмат стендына эленгән график нигезендә башкарыла.
Нәтиҗәдә, шикаятьләр буенча фикер алышу барышында ике якны да канәгатьләндерерлек карарлар табылды, ә Александр Медведевны киләсе кабул итүгә янә чакырачаклар, дип яза район газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз