Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча 1,8 млн татарстанлы тикшеренү узган
Биш елдан соң кан әйләнеше авыруларыннан вафат булучылар санын 100 мең кешегә 450дән артмаслык дәрәҗәгә җиткерү көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” проекты тормышка ашырыла. Быел әлеге проект буенча республикада 1,8 млн кеше профилактик тикшеренү узган.
Төбәк проекты буенча, 2024 елга кадәр республикада 2,8 млн профилактик тикшеренү уздырырга ниятлиләр.
“Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” төбәк проекты буенча 2019 елда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очракларын 100 мең кешегә 600дән артмаслык дәрәҗәгә җиткерү көтелә. 2024 елга 100 мең кешегә 450 очрактан артмаслык дәрәҗәгә җиткерү ниятләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз