"Татар-информ”да матбугат конференциясе Татарстанда чүп-чарны аерым җыюга багышлана

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 12 июль , "Татар-информ"). Иртәгә, 13 июльдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстанда чүп-чарны аерым җыюга багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Богданов, “Идел буе экология компаниясе” директоры Ольга Гудимова, КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институты директоры Светлана Селивановская һәм “Чистая среда” җәмгыяте директоры Зарина Наумова катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.