Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,53 процентны тәшкил иткән
5-11 июль көннәрендә эшсез дип 555 граждан танылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Агымдагы елның 11 июленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12914 кеше рәсми рәвештә эшсез исәпләнә. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 83 кешегә азрак. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче халыкның 0,53 процентын тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш бирүчеләр республика мәшгульлек хезмәте органнарына 37871 вакансия булуы хакында белдергән. Хисап атнасында гына 5055 вакантлы эш урыны тәкъдим ителгән. Хезмәт базарында бер вакансиягә 0,34 кеше дәгъва итә.
5-11июль көннәрендә эшсез дип 555 граждан танылган, шуларның 513е - элек хезмәт эшчәнлеге алып барган. Яңа теркәлгәннәрнең 69ы оешманың бетүе яки хезмәткәрләр штатын кыскарту сәбәпле эшсез калган .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз