Кризиска каршы чаралардан - үсеш стратегиясенә

Әлмәтнең дебат-командалары әгъзалары өчен оештырылган укыту семинарында шундый сүзләр яңгырады
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәттә 10 нчы октябрьдә узачак сайлауларга карата сәясәтчеләр советы “Кризиска каршы чаралардан - үсеш стратегиясенә” дигән шигарь белән чыкты. Бу хакта муниципаль районнарның рәсми порталында хәбәр ителә.
Семинар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге исеменнән районның Яшьләр үзәге бинасында үтте. Ул Әлмәт дебат-командалары әгъзалары өчен укыту буларак оештырылган иде. Семинар ике - теоретик һәм практик өлешләргә бүленеп үткәрелде. Беренче өлештә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре урынбасары Римма Ратникованың “Кризиска каршы чаралардан - үсеш стратегиясенә” дип исемләнгән программасы тәкъдиме, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Роман Беляковның “Татарстанның сәяси аренасында төп көчләр” дигән чыгышы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге башлыгы Рәшит Баһаветдиновның “Бердәм Россия” партиясе арсеналында сайлау алды технологияләре”, партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты юристы Елена Григорьеваның “Сайлау законнары: агитация эшләренең кайбер аспектлары” программа чыгышлары яңгырады.
Семинарның икенче өлеше ТР Дәүләт Советы серетаре Лилия Мавринаның “Халык алдында чыгыш ясауга әзерлек”, Римма Ратникованың “Практикум: сайлау алды доминанты”, КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Татьяна Сидельникованың практикум белән дискуссия стретегияләре хакындагы чыгышларыннан гыйбарәт булды.