news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 8 кеше ВИЧ йоктырган

7-13 май көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 11 очрагы теркәлгән

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 7-13 май көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 11 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда авыруның - 8, Түбән Камада – 1 очрак күзәтелгән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧне 2 кеше йоктырган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.




news_right_1
news_right_2
news_bot