news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә коронавирус аркасында яңа чикләүләр игълан ителде

13 июньнән башлап, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын дистанцион эш режимына күчерергә киңәш ителде.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле, яңа чикләүләр кертелүен игълан итте.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 15-19 июнь көннәрендә шәһәрдә хезмәт хакы саклана торган ял көннәре дип игълан ителде. Әлеге карар ялларда эшләми торган барлык оешма һәм предприятиеләргә дә кагыла. Әмма ул стратегик өлкәгә караган яки шәһәр инфраструктурасы эшен тәэмин итә торган компанияләргә кагылмый. 

13 июньнән башлап, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләрне (прививка ясаткан кешеләрдән кала) дистанцион эш режимына күчерергә киңәш ителде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100