news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды

Бәйрәмдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле катнашты.

Лениногорск районында Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды
http://zamansulyshy.ru

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Бүген Лениногорск районы Сабантуенда абсолют батыр булып Рөстәм Йосыпов калды.

Район басмасы хәбәр иткәнчә, бүген дә терлекчелектә, игенчелектә тырышып эшләүчеләрне бүләкләделәр. Биредә милли йортлар эшләде. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары, батут бар иде. Тамак ялгап алу өчен шашлык, пылау, шаурмалар әзерләнде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле, Лениногорскиның үзешчән артистлары чыгыш ясады.

Лениногорск Сабантуена Кемерово өлкәсеннән делегация килде. Кемерово өлкәсеннән Кузбасс Парламенты рәисе урынбасары Юрий Скворцов, милли сәясәт һәм мәдәният министры урынбасары Татьяна Акимова, милли мәдәният идарәсе рәисе Таһир Бикчәнтәев килде.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин лениногорскилыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100