news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Сабантуеның баш батыры автомобильгә утырып кайтып китте

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында район башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бар иде.

Лаеш районы Сабантуеның баш батыры автомобильгә утырып кайтып китте
Лаеш районы матбугат хезмәте

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш районы Сабантуеның баш батыры Лаеш шәһәреннән Руслан Газизуллин булды. Мәйданнан ул яңа «Лада Гранта» машинасына утырып китте. 

Районның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Руслан Газизуллин 100 килограммнан артык авырлык категориясендә 14 ел көрәшә. Ул ун тапкыр чемпион булган, ә менә машинаны беренче мәртәбә откан. 

«Унынчы мәртәбә батыр калдым, әмма машинада беренче генә китәм әле», — диде 2021 елның абсолют батыры. 

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында район башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бар иде. 

«Сабантуй кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын һәм елның мул килүенә өмет уятуын чагылдыра», — диде Илдус Зарипов Лаеш районы халкына һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100