news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм салюты булды

Әлеге тамашаны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда карадылар.

Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм салюты булды
Владимир Васильев

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Россия көне уңаеннан оештырылган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Кремль яр буенда кичке концерт программасы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан артистлары, Россия эстрадасы йолдызлары — җырчы Максим һәм Андрей Державин һәм башкалар чыгыш ясады.

22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясе өстендә бәйрәм салюты булды. Аны «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда һәм Кремль яр буенда тамаша кылдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot