news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз суытачак

Көндез республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз.

Татарстанда бераз суытачак

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз яңгыр явачак, көндез исә республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, бераздан ул юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк.

Төнлә һава температурасы +7..+12, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы атна ахырында Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә дип хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot