news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәбрис Яруллин татар яшьләр форумы рәислеге вазифасыннан үз теләге белән китте

Күпләр өчен бу адым көтелмәгән булса да, мин аны алдан ук шулай планлаштырган идем, ди ул.

Тәбрис Яруллин татар яшьләр форумы рәислеге вазифасыннан үз теләге белән китте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәислеге вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әлеге адымны мин җентекләп уйлап эшләдем. Күпләр өчен бу адым көтелмәгән булса да, мин аны алдан ук шулай планлаштырган идем. Минем өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, шуңа күрә татар яшьләре, җәмәгатьчелек бу адымны дөрес аңлар дип уйлыйм. Хәл иттем, кабаттан конгресска, җитәкләгән урыннарга кайту теләгем юк", - диелгән хәбәрдә.

"Татар яшьләре башлаган проектлар күп, бүгенге көндә аларны дәвам итәргә безнең буын әзер, яшьләргә юл бирик. Иҗтимагый эшчәнлек күп көч, вакыт сорый, шуңа күрә мин игътибарны күбрәк гаиләмә дә бүләсем һәм үз эшемне булдырасым килә”, – дип үз фикерләрен белдерде Тәбрис Яруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot