Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган якшәмбедә 12 янгын чыккан
Татарстанда узган якшәмбедә 12 янгын чыккан
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Узган якшәмбедә Татарстанда 12 янгын теркәлгән, аларда бер кеше зыян күргән, берсе үлгән һәм тагын берсе коткарып калынган.
Суда бер коткару операциясе үткәрелгән, аның барышында ике кеше коткарып калынган, 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 33 кеше зыян күргән, шул исәптән икесе якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
10 июньдә 5 сәгать 43 минутта Татарстанның Сарман районы Җәлил бистәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгынның сәбәбе – исерек килеш тәмәке тарту. Нәтиҗәдә 1950 елгы ир-ат төтенгә буылып үлә.
8 сәгать 05 минутта Түбән Кама шәһәре янындагы Чулман елгасында 1950 һәм 1977 елда туган ике ир-ат утырган резин көймә әйләнеп каплана. Түбән Кама коткару отряды хезмәткәрле көче белән судан чыгарылган зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз