news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Салават Фәтхетдиновны медаль, Илшат Фәрдиевне орден белән бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында Игорь Куляжов, Газимҗан Шәрәфетдинов һәм Илшат Ганиев бар.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче биш кешене бүләкләү турында карарны имзалады. Хокукый мәгълүматның рәсми сайтында шул хакта документ чыкты.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжов һәм «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Ватан алдында казанышлары өчен» Икенче дәрәҗә медаль белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан аграр университеты профессоры Газимҗан Шәрәфетдинов «Россия фәненең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды.

«Авыл хуҗалыгы буенча хезмәтләре өчен» медале белән «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100