news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә мылтыктан аткан егетнең классташы: Укыганда Илназны мыскыл итмәделәр

Классташы Илназ Гәләвиевның ата-анасы да яхшы кешеләр булуын әйтте.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның 175нче гимназиясендә мылтыктан аткан Илназ Гәләвиевның классташы Камилә Зарипова үтерүчене мәктәптә укыганда мыскыл итүче булмавы турында әйтте. Камилә күкрәгенә пуля эләгү нәтиҗәсендә үлгән Әмир Зариповның бертуган апасы да.

Интернетта һәм социаль челтәрләрдә Илназ Гәләвиевның мәктәптә укыган вакытта мыскылланган булуы турында язалар. Әлеге имеш-мимешләргә аның классташы Камилә Зарипова ачыклык кертте.

«Илназның дуслары да бар иде. Ике егет белән аралашты ул. Башкалардан артык тыйнак булуы белән генә аерылып торды. Кызлар белән үзара сөйләшкәндә артык тыйнак малайдан үскәч кеше үтерүче дә чыгуы бар дип әйтүче булды. Энемне атып үтерәсен кем уйлаган бит?», — диде Камилә Зарипова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Камилә Илназ Гәләвиевның ата-анасы да яхшы кешеләр булуын әйтте.

«Аның ата-анасы бик яхшы иде. Татар кешеләре. Якын дустымның гаиләсе белән алар кунакка йөрештеләр. Илназда психик тайпылыш булдымы икән, экстремистлар йогынтысына эләктеме икән? Белмим», — диде Камилә Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100