news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәптә фаҗига корбаннары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны соңгы юлга озаттылар

Казанның 175 нче гимназиясенең 8 А сыйныфында укучылар белән хушлашырга туганнары, дуслары, классташлары килгән иде.

Мәктәптә фаҗига корбаннары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны соңгы юлга озаттылар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига корбаннары — 8А сыйныфы укучылары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны бүген соңгы юлга озаттылар.

«Оныгыбыз бик акыллы, тәүфыйклы, сүз тыңлый торган, җәннәт кошы кебек бала иде. Укытучылары, дуслары, күрше-тирәләре дә шулкадәр тәртипле иде дип сөйләделәр. „Мин кайттым“ дип килеп керер иде мәктәптән… Белмим, күз тидеме, белмим нәрсә… Ничек итеп түзәрләр әти-әнисе… Мәңгелек яра ясап китте ул бала безгә», — дип сөйләде Әмирнең әбисе Гатыйфа апа «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әмир Биектау районы Зур Кавал авылында җирләнә.

Дамир Гайнетдиновны Кече Клыки бистәсендәге йортыннан озаттылар. Хәзрәт Җеназа намазы укыгач, машина Самосырово зиратына кузгалды.

«Урамнан барганда, сиңа эндәшмичә узмый иде ул, әллә каян күреп исәнләшә иде. Шулкадәр матур малай иде», — диделәр күршеләре. 


Тулырак соңрак «Интертат» сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot