news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Мәктәпләрдә төрле, ышанычлы сак системалары тора

Бүген мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә сак системасы турында сөйләштеләр.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан мәктәпләрендә төрле ышанычлы сак системалары тора.

«Кичке сакта ирләр дә, хатын-кыз да тора ала. Вахтер булуда да җенескә карап бүлү урынсыз. Объектны саклауны тормышка ашырганда, объектның куркынычсызлыгы төшенчәсе бар, ул барлык педагогик коллектив тарафыннан гамәлгә ашырыла», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә.

Мәктәпләрдәге укытучыларның үзара дежурлык графиклары да бар.

«Татарстандагы бөтен белем бирү учрежденияләрендә дә ашыгыч ярдәм чакырту төймәләре бар. Балалар да, укытучылар да эвакуация юлларын белергә тиешләр», — диде спикер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100