news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган самолет Мәскәүгә барып җитте

Махсус җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар.

Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган самолет Мәскәүгә барып җитте

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган махсус борт Мәскәүгә төшеп утырды.

«ИЛ-76 самолеты „Жуковский“ халыкара аэропортына төшеп утырды», — дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус медицина модульләре белән җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсендәге реанимация бүлегендә яткан балаларны Мәскәүгә алып баралар, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100