Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мәктәбендә һәлак булган 15 яшьлек кызны Курган зиратына җирлиләр
Кыз, күзе начар күрү сәбәпле, беренче парта артында утырган.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казандагы 175нче мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булган Зөлфия Галимҗанованы Җиңү Проспекты урамында урнашкан йорттан Курган зиратына озаттылар. Аңа 15 яшь булган.
«Бик тыйнак, оялчан бала иде. Кечкенә вакыттан ук әтисе белән җитәкләшеп балалар бакчасына йөрде. Аның күзе начар күрә иде, шуңа беренче парта артында утырган», — дип сөйләде күршеләре.
Икенче күршеләре сүзләренчә, кызның йөрәк авыруы да булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз