news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә атыш вакытында зыян күрүчеләрне Мәскәүгә җибәрүләре ихтимал

12 май Татарстанда матәм көне итеп игълан ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казан мәктәбендә атыш вакытында зыян күргән кешеләрне Мәскәүгә җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. 

«23 кеше хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Аларның алтысының хәле авыр һәм ике кешенең хәле аеруча авыр. Барлык табиблар да эшли. Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелә. Барлык дарулар да җитәрлек», — дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

Кайбер авыручыларның Мәскәүгә күчерелүе турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.

«Кичә балаларның барысын да табиблар тикшерде, карады. Кирәк булган очракта өйләргә психологлар да җибәрелде. 8А сыйныфы укучыларын педиатрлар һәм психологлар бригадасы карады», — диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100