news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрһад Фаткуллин: Мәктәптәге фаҗига турында 13 телле википедиядә мәкалә бар

Википедиядә Казан мәктәбендәге кораллы һөҗүм турында язма бар.

Фәрһад Фаткуллин: Мәктәптәге фаҗига турында 13 телле википедиядә мәкалә бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 175нче мәктәптәге вакыйгага багышланган 13 телле Википедиядә мәкалә бар.

«Хәзерге мизгелдә 175нче мәктәптәге вакыйгага багышланган 13 телле Википедиядә мәкалә бар. Мәгълүмат гарәп, чех, инглиз, француз, иврит, малайзия, поляк, серб, таджик, украин, белорус, рус һәм татар телләрендә язылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә прфессиональ тәрҗемәче, википедияче Фәрһад Фаткуллин.

Инглиз телле мәгълүмат чараларында бу хакта инде кичә үк хәбәр булган.

«Мине шәхсән һәм Казанда яшәүче татар википедиясе вәкиле буларак белүчеләр язды. Россиянең төрле төбәкләреннән, Америка, Австралия, Индонезия һәм Һиндстан коллегалары кайгы уртаклашты», — ди Фәрһад Фаткуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot