news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь татарлары балалары һәлак булган гаиләләрнең авыр югалту хәсрәтен уртаклаша

«Чишмә» татар-башкорт оешмасы Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан теләктәшлек белдерә.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әти-әниләре һәм туганнарының авыр кайгысын ихлас күңелдән уртаклашабыз ... », диелгән хәбәрдә.

Искәртеп узабыз, сишәмбе көнне, 11 майда, Казанның 175нче гимназиясенә иртәнге сәгать тугызларда әлеге мәктәпнең элекке укучысы, 19 яшьлек егет, корал белән бәреп керә һәм атыш оештыра. Нәтиҗәдә, җиде бала һәм укытучы шунда ук һәлак була. Тагын бер педагог соңрак хастаханәдә үлә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100