news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде

«Самосырово» мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина, Әмир Шәйхетдинов, Дамир Гайнетдинов һәм инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьеваны җирләделәр.

Атыш нәтиҗәсендә һәлак булган балалар һәм укытучы Самосырово зиратында җирләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Самосырово мөселман зиратында 175нче мәктәптә атыш нәтиҗәсендә һәлак булган өч укучыны һәм 26 яшьлек укытучыны җирләделәр. Алар 8 «а» сыйныфында укыганнар.

«Самосырово» яңа мөселман зиратында Илзия Нәгыймуллина (2006 — 2021), Әмир Шәйхетдинов (2006 — 2021) һәм Дамир Гайнетдинов (2007 — 2021), иске «Самосырово» зиратында инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева җирләнде.

Җинаятьче балалар һәм укытучыга утлы коралдан аткан була. Моны Илзия Нәгыймуллинаның әтисе Рифат Нәгыймуллин да раслады.

«Илзия тәртипле, тыныч бала иде. Казан кызы. 14 яшь тулды, паспортын алган гына иде. Яхшы билгеләргә укыды. Мәктәпне бетергәч, аш-су өлкәсеннән китмәкче иде. Тортлар, төрле тәм-томнар әзерләргә ярата иде. Дус кызлары белән кино карарга, кафега барырга яратты», — дип искә алды кызын ул.

Эльвира Игнатьеваның абыйсы Тәлгать Гомәров әйтүенчә, беренче пуля Эльвираның башына эләккән. «Эльвира гәүдәсе белән балаларны капларга өлгергән, җинаятьче соңрак калган балаларга аткан. Мәктәптә атыш булуы турында туганнарыбыз хәбәр итте. Баштан парта астына качып өлгергән дип уйладык, тик соңыннан моргка баргач аның гәүдәсен танып алдык», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100