news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Бастрыкин атыш вакытында зыян күрүчеләрнең туганнары белән аралашты

Аның сүзләренчә, республика башлыгы мөмкин булганның барысын да эшли.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Республика балалар клиник хастаханәсендә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәптә атыш вакытында зыян күргән балаларның туганнары белән очрашты.

«Монда нәрсә булганлыгын, ни өчен бу фаҗига килеп чыгуын тикшерергә килдек. Бу хәлнең ничек килеп чыкканын, кем гаепле булуын, моның өчен кем җавап бирергә тиешлеген җентекләп тикшерербез», — диде Бастрыкин балаларның туганнарына.

Тикшерү комитеты башлыгы Татарстан Президенты белән бергә балаларга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм итү өчен клиникага килүен аңлатты. Аның сүзләренчә, республика башлыгы мөмкин булганның барысын да эшли.

«Нык булырга тырышабыз, эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Хәзер хәлләре авыр булган пациентларны Рошаль Леонид Михайловичның бик яхшы клиникасына алып китәләр. Анда искиткеч табиблар, заманча техника, җиһазлар бар, методика, балаларны коткару буенча зур тәҗрибә тупланган», — диде ул.

Зыян күрүчеләрнең туганнары Александр Бастрыкинга һәм Рөстәм Миңнехановка игътибарлары өчен рәхмәт әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100