420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). «Россия яңалыклары» агентлыгы һәм «Россиянең икътисади сәясәте» журналы редакциясе «Россия төбәкләре яңалыклары» региональ агентлыгын оештырды.
Портал халыкка Россия төбәкләрендә һәм тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында һәм өлкәләрендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында хәбәр итәчәк. Алар РФ Президентының «2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы Указында билгеләнгән.
Бушлай ресурста территорияләрне социаль-икътисади һәм инвестицион үстерү өлкәсендә төбәк һәм муниципаль идарә органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя кую стратегияләрен эшләү мәгълүматлары урнаштырыла.
Шулай ук эшмәкәрлек һәм кулланучылар базары үсеше, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, агросәнәгать комплексы, торак-коммуналь хуҗалыгын һәм экологик куркынычсызлык системасын камилләштерү, Россия халкын социаль яклау турында оператив мәгълүмат урнаштырылачак.