Хөкүмәт хезмәт базарына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерли

Коронавирус эпидемиясе аркасында илдә эшсезләр саны ике тапкыр диярлек арткан.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Президент Владимир Путинга хезмәт базарына ярдәм итү буенча өстәмә тәкъдимнәр кертәчәк. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Спикер билгеләп үткәнчә, илдә эшсезләр саны ике тапкыр диярлек арткан — 1 марттан илнең эш белән тәэмин итү үзәкләренә 1,6 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Вице-премьер, Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, халыкка ярдәм итү чараларын тәэмин итү өчен федераль бюджеттан җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте.