news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голикова илдә коронавирус буенча барлык чикләүләр кайчан алыначагын әйтте

Covid-19 кеше өчен аз билгеле чир, шунлыктан вакыйгаларның ничек барышын тулысынча билгеләү мөмкин түгел.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе белән вазгыять илдә җәен тулысынча нормальләшергә мөмкин. Бүгенге брифинг барышында вице-премьер Татьяна Голикова шундый фикер белдерде.

Ул мондый фараз кешеләрнең коронавирус буенча барлык саклык чараларын үтәгәндә тормышка ашырылырга мөмкин, дип искәртте.

«Әлбәттә, боларның барысы да үтәлсә, без җәй көне тормышыбыз җайга салыныр һәм бер-беребез белән ешрак элемтәгә керербез дип өметләнәбез», - дип китерә RT Голикова сүзләрен.

Аның сүзләренә караганда, Covid-19 кеше өчен аз таныш авыру булганга, вакыйгалар барышын тулысынча фаразлап булмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100