news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда 95 гектар мәйданда агач утыртылачак

Районда яшәүчеләр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылып, 550 төп юкә агачы үсентесе дә утыртты.

Азнакайда 95 гектар мәйданда агач утыртылачак
http://aznakaevo-rt.ru/news/ekologiya/byel-aznakayda-95-gektar-mydanda-agach-utyrtylachak

(Азнакай, 12 май, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакайда быел барлыгы 95 гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылачак. Аларның күпчелеген каен, имән, нарат агачлары тәшкил итә. Үсентеләрнең барысы да үзебезнең урманчылык питомнигында үстерелгән. Бу урыда район басмасы хәбәр итә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 12 маена урман торгызу эшләре 2163 га мәйданда башкарылган.

Быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак.

Моның белән беррәттән башка чаралар да үткәрелә. Мисал өчен, быел 1554 га мәйданда яр буйларын ныгыту эшләре башкарылган, 2225 га мәйданда урман культуралары тулыландырылган, питомникларга орлыклар чәчелгән. 

Яр буйларын, тау битләрен ныгыту максатыннан Урманай авылы янәшәсендә 15 гектар мәйданда агач утырту каралган. 

Шәһәрдәнең Монолит микрорайонында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылып, 550 төп юкә агачы үсентесе дә утыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100