420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр белән хезмәткәрләр бергә ике атнага якын карантинда утыра. Алар бергәләп бию ретрокичәсе оештырган. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.
Алар бергәләр күңел ачу чаралары, мастер-класслар оештыралар. Хезмәткәрләрнең эш сәгате тәмамлангач, өлкәннәр аларны кунакка чакыра.
Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер интернат-йортка килү тыела, шуңа күрә бию кичәсендә тамашачылар булмаган. Катнашучылар үзләре биегән, викторина сорауларына җавап биргән, караоке җырлаган.