Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данил Салихов: Язучының коралы - кәгазь, каләм һәм китап
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов берлек, татар әдәбияты, Тукай премиясен бирү һәм башкалар турындагы фикерләрен уртаклашты.
(Казан, 12 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов "Татар-информ"га интервьюда берлек, татар әдәбияты, язучыларның татар теленә кагылышлы вәзгыятькә мөнәсәбәте, Зифа Кадыйрованы берлеккә алу, Тукай премиясен бирү һәм башкалар турындагы фикерләрен уртаклашты.
Данил Салихов интервьюсындагы төп фикерләр:
1. Язучылар берлегендә 335 язучының 70 проценты өлкән яшьтә.
2. Берлеккә кабул итү өчен ике китап чыгарырга кирәк. Китапның берсе Татарстан китап нәшриятында чыгарга тиеш, чөнки андагы редакторлар теләсә-нинди әсәр чыгуга юл куймый. Башка нәшриятларда чыккан китапларда хаталы әсәрләр чыгуга юл куелган очраклар була.
3. Зифа Кадыйрованың язучылар берлегенә керергә дигән документлары Чаллы бүлекчәсендә. Зифа Кадыйрованың папкасы анда каралган, безгә кергән, вакытын, тикшерүне көтеп ята. Андый папкалар, мин яшермичә әйтәм, бездә шактый. Вакыты җиткәч, әгәр лаеклы дип табыла икән, һичшиксез керер.
4. Язучылар берлегенә керү кешегә аралашу мөмкинлеге бирә. Дөрес, берлеккә кермәсә дә язучы коллегалары белән аралаша ала. Язучылар берлегендәге пенсионерларга өстәмә 1 мең сум пенсия түләнә, ял йортларына путевка бирелә. Кайбер өлкән яшьтәге иптәшләр шул сәбәпле язучылар берлегенә керергә тели.
6. Татар китапларын тәрҗемә итү юнәлешендә активрак эшләр өчен хөкүмәттән ярдәм соралачак. Әгәр дә үз милләтеңнең әдәбиятын башка халыкларга җиткермисең икән, эш бармый икән, безнең язып торуыбыз да кирәкми.
7. Балалар өчен әсәрләрдә яңа геройлар юк, шүрәле, су анасыннан китеп булмый. Моның сәбәбе - балалар белән эшләү җитеп бетми, язучылар берлегенең балалар бакчаларында очрашулары аз. Очрашуларны арттырырга кирәк.
8. Көзен берлектә пропаганда бүлеге ачып җибәреләчәк. Мәктәпләребездә татар теле дәресләре кыскарган вакытта, алар телдән китмәсен өчен без моны эшләргә тиешбез. Бу - безнең иң беренче урында торган эшебез.
9. Язучылар туган телне укыту мәсьәләсендә читтә калдылар дип әйтү - ялган. Язучылар үз сүзен әйтте. Ә менә Татарстан акчасына матур гына итеп миллионнарга туп тибеп йөрүче абзыйлар нигә тел турында әйтми?
10. Язучының төп коралы - урамда кычкырып йөрү түгел, ә кәгазь һәм каләм. Ул әсәрләре белән үз сүзен әйтә. Гомумән, язучылар берлегенә ниндидер чарага язучыларны җибәрегез дип әйтү дә дөрес түгел, чөнки язучылар берлеге ул аның эш урыны түгел.
11. Данил Салихов "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабировның яшь язучылар берлеге оештырырга кирәк дигән фикеренә каршы. Әгәр без бүлгәләнә башласак, бик тиз бүлгәләнәчәкбез. Ниндидер җитешсез яклар булса, Данил Салиховка йә булмаса идарәгә карата дәгъвалар булса, яшьләр миңа килеп әйтергә тиеш.
12. Язучыларның берлек идарәсеннән үтмичә, башка җирдән керүе дөрес түгел. Син язучылар берлегенә бик тә керергә теләп кергәнсең икән, үзең тавыш биреп сайлаткан идарәң бар икән, идарәңә бар, киңәшләш. Менә мине Тукай премиясенә тәкъдим итегез дип әйтү дә матур әйбер түгел.
13. Сугыш чоры язучылары күпне күргән. Хәзерге язучылар җитеш тормышта яши, шуңа күрә дә бүген яшь буынга язу авыррактыр. Темалар табу авыр. Элеккене язсаң, ул укучыны үзенә карата алмый, ә хәзер тормыш яхшырак. Әмма хәзерге чор әдәбиятын начар дип әйтеп булмый.
14. Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримовның әсәрләре бик көчле. Соңгы чыккан романнарын, төн буе йокламыйча укып чыктым. Язу теленә сокланып, карале, тип-тигез җирдән дә кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле әйбер язган дип укыдым.
"Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары төрле җирләрдә чәчелеп иҗат итәләр"
- Данил Хәбибрахманович, Язучылар берлеге белән таныштырып китсәгез иде. Ул нинди структура, хәзер анда ничә язучы бар?
- Язучылар берлегенең тарихы гасырга якынлашып килә. 1934 елда съезд булган, Мәскәүдә Максим Горький җитәкчелегендә берлек шул вакыттан эшли башланган. Максим Горькийның яшьлек еллары Казанда узган. Шуңадыр, СССР халык язучыларының Беренче корылтаенда өченче докладны Максим Горький Татарстаннан – ул вакытта Татария дип әйтәләр инде - килгән язучыларга биргән.
Бүген Язучылар берлегендә 335 язучы бар. Күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. 70 процент язучыбыз өлкән яшьтә дияргә була.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары төрле җирләрдә чәчелеп иҗат итәләр. Казахстанда да бар, Америкада да. Хәзер Америкада яшәүче Майа Вәлиеваны беләсез, ул Казанда туган. Татарстан Язучылар берлегенең тагын ике бүлеге бар. Алар Чаллыда һәм Әлмәттә.
"Язучылар берлегенә Идарәнең иләге аша узмый кереп булмый"
- Моны еш кына сүз итеп әйтәләр - шуның кадәрле татарга 330 язучы күпме, азмы, әллә таман гынамы?
- Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. Бу хакта инде ничә еллар әйтәбез. Мең елдан артык тарихы бар, дип сөйлик бөтен төрки дөньяга үзен таныткан татар әдәбиятын.
Мин бу санны аз да димәс идем, күп тә димәс идем. Язучылар берлегенә кермәгән язучылары да бар. Әмма Берлегенә без иләк аша үткәреп алабыз инде, аның үз нигезләмәсе бар. Ул нигезләмәне затлы, зур каләм ияләре җыелып күп еллар элек язган.
Нигезләмә кагыйдәләре буенча ике китабың чыгарга тиеш. Берсе, һичшиксез, Татарстан китап нәшриятында. Ни өчен Татарстан китап нәшриятында? Татарстан китап нәшриятында китап мөхәррир кулыннан уза. Һәр җөмлә, һәр өтер һәм нокта укучыга тикшерелеп бирелә. Безнең таләп шундый.
Бүген язучылар күп, бик күп. Профессиональ рәткә кертер өчен без аларның китапларын үзебезнең кабул итү комиссиясендә тикшереп, аннан соң язучыларның съездында сайланган идарә әгъзалары белән тикшереп, Язучылар берлегенә тәкъдим итәбез.
"Язучылар санын, армиясен арттырабыз дип планканы төшерергә ярамый"
Бигрәк тә үзгәртеп кору елларыннан соң, бик күп наширләр дөньяга килде, ул бизнеска әйләнде. Бик күп шәхси газета-журналлар да чыкты бит. Бик күп кешеләр китап чыгара. Акчасы бар икән кешенең, бара: “Туганым, минем шушы китабымны чыгарып бирсәгез иде”. Анда бездәге кебек үк тикшерү юк. Кайбер китапларны кулга аласың – эчтәлегенә кагылмаганда да – анда хата арты хәреф хатасы. Ул яңа укый башлаган бала кулына да эләгә. Шундый әйбер туарга мөмкин: китап булып, китап чыккан, бер биттә генә шуның кадәрле хата, бер җөмләдә генә шулкадәр хата.
Шуның өчен Язучылар берлегендә җаваплылык зур. Бер китап, ике китап, ун китап чыгарган кешеләр бар, әмма язучылар санын, армиясен арттырабыз дип, үзебезнең Съезд сайлап куйган идарә әгъзалары планканы төшерергә тиеш түгел. Язучылар берлегенең Уставы буенча, без матур әдәбиятны пропагандалый торган, шул ук вакытта яшьләр иҗатын үстерә торган оешма.
80 яшьтән соң да матур әйберләр язган кешеләр бар. Ялга чыга адәм баласы, уй-фикерләргә байый, яшьлегендә булган ниндидер вакыйгаларны искә ала. Ул аны тетрәндерә, шушы истәлекләрен яза, китап итеп чыгара да, Язучылар берлегенә мине алыгыз дип килә. Шәхсән аның үзе өчен бәлки кызыктыр, ә карасаң, халык өчен кызык түгел. Ул тәрбияви дә түгел. Язучылар берлегенә рәис алмый, рәиснең аның бер генә тавышы бар. Аны кабул итү комиссиясе карый, ябык тавыш бирү юлы белән үткәрә. Шуннан соң аны Язучылар берлегенең идарәсенә тәкъдим итә. Анда безнең 27 әгъзабыз карый, тикшерә, тавышка куя. Шуннан соң гына аңа Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы дигән таныклык тапшырыла.
"Зифа Кадыйрова, вакыты җиткәч, Язучылар берлегенә һичшиксез керер"
- Данил Хәбибрахманович, Зифа Кадыйрованың бик күп китаплары бар, алар бик популяр, әмма ул Язучылар берлегенә керә алмый.
- Зифа Кадыйрова Чаллыда яши. Анда безнең Факил Сафин дигән иптәшебез - прозаик, балалар язучысы, Чаллы бүлекчәсе хуҗасы бар. Зифа Кадыйрованың папкасы анда каралган, безгә кергән, вакытын, тикшерүне көтеп ята. Андый папкалар, мин яшермичә әйтәм, бездә шактый. Вакыты җиткәч, әгәр лаеклы дип табыла икән, һичшиксез керер.
Зөлфәт Хәкимне барыбыз да беләбез. Габдулла Тукай бүләге иясе. Кайсы яклап кына алсак та - драматургиясен, прозасын да зур талант иясе. Хәтерем ялгышмаса, моннан 4 ел элек кенә ул Язучылар берлегенә керде. Әмма аңа карап, Зөлфәт язуыннан туктамады, көне-төне берсеннән-берсе яхшы әсәрләр язды. Язучылар берлегенә кермәү язучының каләмен тотмый бит ул.
- Сезнең үзегезнең шәхсән фикерегез нинди – Зифа Кадыйрованы кабул итәр идегезме? Эш сезгә килеп терәлсә, сезнең тавыш хәлиткеч булса?
- Минем бер тавышым бар. Ниндидер язучылар премиясе тапшыралармы, кемнедер Язучылар берлегенә алалармы, бәйге барамы, мин һәрвакытта да Идарәне чакырам. Мине съезд рәис итеп сайлап куйды. Съезд сайлап куйды Идарә әгъзаларын. Мин шул Идарә әгъзаларының рәисе. Шуңа күрә мин бөтен эшне Идарә белән киңәшләшеп эшлим.
Укучыга Зифа Кадыйрованың әсәрләре кирәк икәнлеге китаплары сатылудан күренә, без бу хакта бик яхшы беләбез. Әгәр аның керергә теләге бар икән, ә нигә әле кермәскә? Керсен. Без бит хезмәт хакы биреп эшкә алмыйбыз, әгъза итеп алабыз. Теләге бар икән, китабы чыккан икән, әгәр дә аның китабын безнең кабул итү комиссиясе карап, тикшереп, чынлап та лаек дип таба икән, мин каршы түгел. Әмма мин кабул итү комиссиясе әгъзасы түгел һәм мин аларга күрсәтмә дә бирмәячәкмен. “Моны алыгыз, моны алмагыз” дип әйтәм икән, мин язучылар алдында үземнең бөтен абруемны югалтачакмын.
"Зур, матур, көчле әсәр язу белән дәрәҗәле була кеше, Язучылар берлегендә булу гына дәрәҗә түгел"
- Язучылар берлегенә керү нәрсә бирә?
- Ул аралашу бирә. Язучылар берлегенә кермәсәң дә, язучылар белән аралашып була,. Минем янга киләләр икән, син язучылар берлеге әгъзасы түгел, мин синең белән аралашмыйм дип әйтмим. Пенсиягә чыккан иптәшләргә бераз гына пособие-акча бирелә, бәлки, шуңа да омтылалардыр. Безнең пенсиягә чыккан язучыларга бер меңгә якын акчалата ярдәм бирелә, бәлки шуның өчендер.
Аннары соң тагын шундый иптәшләр дә бар - Россия Язучылар берлегендә дә, башка оешмаларда да торалар, безгә дә керергә телиләр. Мин аларга әйтәм: “Сез бездән узып Россиягә кергәнсез, нигә шунда гына тормыйсыз?” Ләкин кешенең теләге бар икән, лаек икән - керә, без аңа да каршы килә алмыйбыз.
Китап чыгарганда, бәлки, язучылар берлеге әгъзасы булгач, безнең китабыбызны бушка чыгарырлар дип уйлый торганнардыр. Әмма безнең уставта язучылар берлегенә кергән әгъзаның бушка китап чыгарырга хакы бар дигән пункт юк. Әгәр дә адәм баласы әйбәт әсәр яза, аны укучы сорый, таләп итә, әсәр кирәк икән, ул болай да дөнья күрә. Язучылар берлегенә кермичә дә чыга. Аны сорап алалар. Китап нәшриятына да план үтәргә кирәк, эшен алып барырга кирәк.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган иптәшләргә, сәламәтлекләрен кайгырту йөзеннән шифаханәләргә юлламалар бүлеп бирелә. Рәхмәт безнең җитәкчелегебезгә, Президентка, шул ук вакытта Мәдәният министрлыгына. Шушы мәсьәләдә без Язучылар берлеге әгъзаларына ярдәм итәбез.
Язучылар берлегендә булу гына дәрәҗә түгел. Зур, матур, көчле әсәр язу белән дәрәҗәле була кеше.
- Сез әйткән юлламалар кайларга бирелә?
- Ул тендер аша уйнатыла.Үзебезнең Татарстанның “Бәкер”, “Васильево”, «Ливадия» шифаханәләренә барып ял итүчеләр күп.
- Елына ничә юллама була?
- Төрлечә була. Узган елны егермеләп язучыга булды. Ул бит безгә генә түгел, театр әһелләренә дә бирелә. Мәдәнияткә, сәнгатькә эшли торган иптәшләрнең бераз гына булса да сәламәтлекләрен яхшыртыр өчен безнең дәүләтебездән бирелә торган ярдәм.
- Ә ничек итеп билгеләнә ул?
- Гариза язалар, сәламәтлекләре буенча үзләренең белешмәләрен алып киләләр. Чират буенча да бара. Бер бирелгән кешегә икенче елны медицина белешмәләре буенча кирәк дип табылса гына бирелә.
- Данил Хәбибрахманович, язучыларга совет заманындагы кебек шартлар тудыру күпмедер дәрәҗәдә бармы?
- Бар. Мин аны гел әйтәм. Мин күп йөрим, күп илләрдә, күп республикаларда булдым. Рәхмәт, Татарстанда, бу мәсьәлә, Аллага шөкер, матур бара. Үз йортыбыз да, каядыр барырга транспортыбыз да бар.
Шул ук вакытта безнең районнарыбыз бик матур эшли. Төрле чаралар була. Китапханәләр бүгенге көндә бигрәк тә яхшы эшли. Мәсәлән, бар шундый республикалар, өлкәләр, аларда хәзер китап чыгару мөмкинлеге юк. Аларның утырып язарга, күп җирләрдә хәтта язучылар җыелышып сөйләшергә урыннары да юк. Мин элеккеге союз республикалары, хәзер үз дәүләтләре булган илләрдә дә булдым. Алар белән чагыштырып караганда да безнең каләм әһелләренә барыбер караш икенче. Китап чыгару, китапханәләрне китаплар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә дә без алгы рәтләрдә барабыз. Киләчәктә дә шулай булырга язсын.
"Мәскәү, Россия бүген әле нәрсә эшләгәнен аңлап бетерми, биш-алты язучылар берлеге бар"
- Татарстан Язучылар берлеге Россия язучылар берлеге составына керми. Күп кенә республикалардагы Язучылар берлекләре Россиянең филиалы кебек. Безнең үзебезнең берлегебез булу нәрсә бирә?
- Элек бит Татарстан Язучылар берлеге СССР Язучылар берлегенең бер бүлекчәсе иде. Без башта Татарстан Язучылар берлегеннән үтә идек, аннары безнең Язучылар берлегенә керү буенча СССР Язучылар берлеге төп нәтиҗәне чыгара иде.
Миңа нигә Россия белән кушылмыйсыз сез дип бик күп әйтәләр бүген. Ә минем Россиядән аерылганым юк. Ялтада Россия Язучылар берлеге Кырымда Чехов көннәре үткәрде. Мин анда актив катнаштым. Бардым, үземнең фикеремне әйттем. Безнең язучыларыбыз Ринат Мәгъсүмович Харисов, Разил Исмәгыйлевич Вәлиев, башка бик күп язучылар Мәскәүдә узучы күп форумнарда катнашалар. Безнең рус телендә язучы язучыларыбыз бик күп бит. Мәскәү язучылары безгә бик күп киләләр.
Әмма мине борчыган бер әйбер бар. Мәскәү, Россия бүген үзе әле нәрсә эшләгәнен аңлап бетерми. Мәскәүдә бүген биш-алты язучылар берлеге бар. Мәскәү Язучылар берлеге дә бар анда, Россия Язучылар берлеге дә бар. Мин аларның исемнәрен хәтта үзем дә бутап бетерәм. Алар шулай таркалып йөргәнгә күрә дә бәлки әдәбиятка өстән караш икенчедер. Әгәр дә Россия шушы Мәскәү, Ленинград, башка шәһәрләрне туплап, Максим Горькийлар ачкан берлек кебек бер оешма булдырса, һичшиксез, без дә керер идек. Ә бүген мин кайсына барып керим? Хәзер алар армия җыялар. Мин аны һич курыкмый әйтәм: бездә шушының кадәрле әгъза, сездә шушының кадәрле. Бездә шуның кадәрле булгач, без сездән көчлерәк, игътибар безгә күбрәк булырга тиеш дигән әйбер белән яшиләр алар.
Бөтенесенә дә керергә мөмкин түгел. Шуңа күрә инде, мин бүгенге көндә карыйм: бу оешмага керсәм, милләткә, халыкка, Татарстанга аның файдасы бармы? Алар өчен файдасы бармы, безнең файдабыз тиячәкме? Мин көтәм һәм без көтәбез. Без, язучылар көтәбез, кайчан да булса, матур оешма булып оешып, элекке кебек Переделкино, Галицинодагы ял, иҗат йортлары булдырырлармы. Шундый була икән, ә нигә әле кермәскә?
Без ул вакытта бик матур яшәдек, кая барсак, фикер алыштык, тәрҗемәләр белән шөгыльләндек. Бүген ул безнең язучыларга җитми. Мәскәү, Санкт-Петербург язучыларына да җитми, аларның да аралашасы килә. Әле ярый, рәхмәт, без каядыр барып үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытабыз. Мәскәү язучыларының хәзер барырга җирләре дә юк.
"Әгәр үзеңнең милләтеңнең әдәбиятын бүтән халыкка җиткермисең икән, язып торуыбыз да кирәкми"
- Хәзер безнең күп кенә рус телле татар язучылары чыкты. Гүзәл Яхина, Ринат Вәлиуллин, Шамил Идиатуллин кебек. Алар Россия дәрәҗәсенә үз китапларын күтәреп чыга алдылар. Язучылар берлеге татар китабын пропагандалау юнәлешендә эшлиме?
- Бик урынлы сорау. Рус телле язучыларның безнең язучылар берлегендә булуы кирәк әйбер. Без күпмилләтле республикада яшибез. Президент Рөстәм Нургалиевич та беренче очрашуда әйтте: үз казаныгызда гына кайнамагыз, милләтнең язучыларын чит төбәкләр дә, башка халык та белергә тиеш. Рәхмәт, федераль казнадан да, безнең республикабыздан да тәрҗемә өчен азмы-күпме акча бирелә. Ике-өч елга безнең үзебездә куелган шарт та шул. Төрки телләр әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсендә бик күп эшләнелә. Шушы соңгы елларда гына безнең тәрҗемә ителгән илледән артык әсәр бар.
Безнең әсәрләребезне тәрҗемә итү мәсьәләсе буенча әле яңа гына журналлар белән очрашу булды. Хәзер татар әдәбиятын, шигъриятен, прозасын шушы журналларда чыгару мәсьәләсендә эш бара. Берлек рәисе урынбасары Рәмис Аймәт журналларга әсәрләр җыю белән шөгыльләнә. Безнең шагыйрьләребезнең әсәрләре тупланган күмәк басмалар да чыкты.
Әгәр дә үз милләтеңнең әдәбиятын башка халыкларга җиткермисең икән, эш бармый икән, безнең язып торуыбыз да кирәкми. Без халыкның зурлыгын бүтән халыкка күрсәтмәсәк, безгә булган игътибар да кимиячәк һәм без халык булудан туктар идек. Шуңа күрә бу мәсьәләдә тагын утырып сөйләшәсе бар, җитәкчелеккә чыгасы бар.
"Балалар өчен әкиятләрдә һаман да Шүрәле белән Су анасы"
Балалар иҗаты, балалар өчен әсәрләрне тәрҗемә итү өстендә бик каты эшләргә кирәк. Балалар карый торган мультфильмнар, алар өчен әкиятләрдә һаман да Шүрәле белән Су анасы. Алай гына яшәп булмый бит. Балаларга кызыклы яңа геройлар табарга кирәк. Чит илләргә чыксаң, күрәсең - алар яңа геройлар таба. - Данил Хәбибрахманович, ә нишләп безнең яңа геройлар юк дип саныйсыз?
- Аз дип саныйм.
- Нигә аз икән?
- Татарстан Язучылар берлеге белән Мәгариф министрлыгының уртак проекты бар, “Илһам” дип атала. Хәтерем ялгышмаса, биш-алты ел бара ул. Быел 1600 дән артык баладан эш керде, ә узган ел ул аннан да күбрәк иде. Анда шигърият, проза, драматургия, журналистика. Менә күпме генә карыйм, күпме генә тикшерәбез, әсәрләр гел шушы иске геройлар тирәсендә. Нигә алар тирәсендә? Бала бит әдәбияттан алганга таянып, башындагы зиһене белән фантазиясен уйната. Минем дүрт оныгым бар, берсенә 1,3 яшь. Телевизорны ачсаң, аларның нәрсә сайлаганын күзәтәм.
- Балалар әдәбиятында шушы телевизордан караган әйберләр дип әйтәсезме сез?
- Юк, балалар әдәбиятында күп әйберләр чыга. Күп шигърият, проза, әкиятләр. Яңалыкка омтылыш көчлерәк булырга тиеш.
- Мин шуның сәбәбен белмәкче идем: безнең язучыларда фантазия җитеп бетмиме, Шүрәледән китеп булмый дисез бит?
- Бәлки, күзәтүчәнлек җитеп бетми торгандыр. Балалар белән эшләү җитеп бетми торгандыр. Язучылар берлегенең балалар бакчаларында очрашулары аздыр, ул безнең кимчелектер. Балалар белән очрашырга кирәк, аларның нәрсә теләгәннәрен, нәрсә караганнарын белергә, шуннан чыгып эшләргә кирәктер.
"Көзен пропаганда бүлеген ачып җибәрергә кирәк"
- Балалар өчен китапларны пропагандалау җитә дип уйлыйсызмы?
- Юк, җитми. Мин рәис буларак моны үземнең җитешсезлегем дип әйтәм. Мин үзем күп йөрим, барлык язучылар да күп йөри дип уйлыйм. Әмма язучыларыбыз бик аз йөри. Элек пропаганда бүлеге бар иде. Язучылар җыелышып районнарга, авылларга, мәктәпләргә чыгып китәләр иде. Хәер, аның дөньясы да икенче иде.
Мин мәктәптә укыганда бер генә язучыны күрдем. Актаныш районы Киров мәктәбенә Эдурад Касыймов килде. Шуннан башка язучы күргәнем булмады. Хәзер дә ул шулай. Минем бөтен теләгем - көздән алып пропаганда бүлеген кабат торгызып эшләтеп җибәрергә кирәк. Балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл кешеләре, башка контингент белән очрашулар күп булырга тиеш.
Мәктәпләребездә татар теле дәресләре кыскарган вакытта, алар телдән китмәсен өчен без моны эшләргә тиешбез. Бу - безнең иң беренче урында торган эшебез. Безнең мәчетләребез дә дин сабагы гына укытырга тиеш түгел. Безнең Садри Максуди, Гаяз Исхакыйларны - кайсын гына алсаң да, алар нинди генә фәннәр укымаган, шушы белем белән алар кайларга гына укырга кермәгән. Сорбонна университетлары бетергән кешеләр бар һәм нинди генә парламентларда, дәрәҗәле урыннарда гына утырмаганнар, дөньяны, татарны танытканнар.
"Татарстан акчасына матур гына итеп миллионнарга туп тибеп йөрүче абзыйлар нигә тел турында әйтми? Алар да бит республика даны белән яши"
- Данил Хәбибрахманович, татар теленә кагылышлы вазгыять килеп чыккач, нишләп безнең язучылар үз сүзен әйтми, нигә алар бу митингларны оештырмый дигән сорау туды.
- Язучылар бик күп тапкыр сүз әйттеләр. Бу - ялган, бу – белмәүдән килеп чыккан сүз.
Без Россия Президентына да хат яздык. Башта безнең бер төркем, алтмышлап язучыбыз чыкты. Аннары барлык язучылар исеменнән чыктык. Без шул ук вакытта прокуратураларга да хат яздык, рус әдипләренә дә хат белән чыктык. Сез дә безне яклап сүз әйтегез, дидек. Ул документлар миндә барысы да бар.
Язучылар күтәрелде, язучыларыбыз бик күп чыгышлар ясадылар. Әгәр матбугат битләренә карасагыз – күренә. Күпме язмалар чыкты, Ә бит, республикада язучылар гына яшәми, спортсменнарыбыз да яши. Татарстан акчасына матур гына итеп миллионнарга туп тибеп йөрүче егетләр нигә әйтми тел турында? Алар да бит республика даны белән яши торган кешеләр.
Язучы һәрвакытта да сүзен әйтә.
"Язучының коралы урамга чыгып лозунг күтәреп, акырып-кычкырып йөрү түгел"
- Сезгә, берлеккә социаль челтәрләрдә активрак булырга кирәктер, бәлки. Социаль челтәрләрдә актив булмагач, сезнең эшләгән эшегез күренмидер. Сезнең шул хакта уйлаганыгыз бармы?
- Язучының коралы урамга чыгып лозунг күтәреп, акырып-кычкырып йөрү түгел. Язучының коралы - кәгазь, каләм һәм китап. Ул шуның белән тәрбияләргә тиеш. Әхлакый яктан да, яшәешнең матурлыгын, кимчелеген күрүе белән дә. Ул халыкны китапларында тәрбияләргә тиеш. Әгәр без урамнарга чыгып чабып йөрсәк, кем әсәр язар?
Миңа кайчагында әйтәләр – фәлән җиргә фәлән кадәр язучы җибәрергә кирәк диләр. Мин әйтәм, гафу итегез, язучылар бит берлектән акча алып эшләмиләр, алар - әгъза. Тели икән килә ул, теләми икән әйтә - гафу ит, мин иҗат итәм, мин язам, минем анда барырга вакытым юк. Каядыр баруга караганда минем утырып биш минут язган әйберем гасырлардан-гасырларга тәрбияли торган юллардыр бәлки, ди.
Тукаебызга килсәк, бәлки ул да урамнарга чыгып әллә нинди чыгышлар ясагандыр, милләт өчен ертылгандыр. Ләкин без бит әйтә алмыйбыз, ул ертылды дип, ул фәлән итте дип. Без Тукайның әсәрләре белән халыкны тәрбиялибез бүген. Кирәк урында аның китабын ачабыз да: “Менә бит туганым!” дип “Китмибез без!” шигырен укыйбыз. Шуңа да Тукай ул!
"Аз гына өметле баланы күрәбез икән, аны ничек тә үзебезгә алырга һәм эшләтергә тырышабыз"
- “Идел” журналы мөхәррире Радик Сабиров яшь язучылар берлеге оештырырга кирәк диде. Аның шундый тәкъдиме булган икән, бу нәрсәдән килеп чыккан дип саныйсыз? Бәлки, яшь язучыларга аерым берлек кирәктер?
- Мин сезгә Мәскәү турында сөйләдем инде. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дигән әйбер бар. Әгәр дә ниндидер әйберне бетерергә теләсәң, уртасына чөй кагарга кирәк. Агачтан сораганнар: “Ни хәлләрең?” дип. “Үзебезнекеләрне үзебезнекеләр бетерә. Агач чөйлиләр дә, бүкәннең уртасына сугып яралар”, дигән. Бүген Татарстан Язучылар берлеген җитәкчелек кабул итеп, аңа ярдәм итеп, матур гына шушы оешманы яшәтә икән, начармы?
Әгәр без бүлгәләнә башласак, бик тиз бүлгәләнәчәкбез. Ниндидер җитешсез якларыбыз бар икән, миңа йә булмаса идарәгә карата дәгъвалар булса, яшьләр миңа килеп әйтергә тиеш.
Шушы язучылар берлегендә яшьләр белән эшли торган бүлек ача алабыз.
Безнең “Калеб” дигән оешмабыз бар. Мин аны рәис булып килүгә аларның җитәкчесен чакырдым. “Балалар, сезнең йортыгыз шушы, килегез. Сез республика өчен эшлисез, мин сезнең хезмәтегезне, эшегезне күрәм. Нәрсә кирәк сезгә - микрофонмы, бүлмәме, машина кирәкме каядыр барырга, рәхим итегез, эшләгез”, дидем. Кирәк чакта киләләр, матур гына эшлиләр. Бер кешенең дә аларга дәгъва белдергәне юк. Татарстан Республикасы шундый затлы, матур бина биргән икән, ул бит Данил Салиховныкы түгел, барлык каләм тибрәтүчеләрнеке дә.
Без яшьләрне язучылар берлегенә бик теләп алабыз. Хәтта ике китабы чыкканны да көтми алган очраклар да бар. Чөнки ул безнең киләчәгебез, безгә алар кирәк. Бүген без аз гына өметле баланы күрәбез икән, аны ничек тә Берлеккә кертергә һәм эшләтергә тырышабыз.
Була ул - яшь язучылар оешмасы ачабыз, урта буынныкын ачабыз. Аннары иртәгә Данил йөгереп йөри икесе арасында - син картларныкы, син яшьләрнеке дип. Бар бит инде берлек, матур гына керсеннәр дә, матур гына эшләсеннәр. Без ярдәм итүдән баш тартмыйбыз.
Әйдәгез, мәсәлән, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны, Ленар Шәехләрне алыйк. Алар безнең идарә әгъзалары. “Казан утлары” белән без бүген рәхәтләнеп, кулга-кул тотынып эшлибез. Татарстан китап нәшриятында китап мәсьәләсендә берәр мәсәлә килеп чыга икән, без уртага салып сөйләшәбез. Алар әйтәләр: “Данил абый кирәк микән, моның китабы вакытлы микән, чыгарыргамы?”- дип. Андый киҗәшләр дә бар безнең.
Фикерем бер: беркайчан да таркатырга ярамый. Республиканы таркату да бик җиңел. Әгәр 5-6 республиканы бергә кушасың икән, ул тарала. Бөтенесе дә матур итеп, уйланып эшләнергә тиеш.
"Үземне Тукай премиясенә тәкъдим итәм" дип әйтү матур әйбер түгел"
- Тукай премиясе язучыларга гына бирелергә тиеш дигән фикерләр әйтелә. Ел саен бәхәсләр чыга. Шул турыда ни уйлыйсыз?
- Дөресен генә әйткәндә, аны һәрбер язучы әйтә. Тукай бүләгенә карата мин болай дип җавап бирәм. Шундый очраклар бар, Язучылар берлегенең идарәсеннән үтмиләр, башка җирдән керәләр. Тәртип булырга тиеш..
Син язучылар берлегенә бик тә керергә теләп кергәнсең икән, шушы язучылар берлеге әгъзасы булып торасың икән, әгәр дә син бик тә, бик тә матур язасың икән, халыкка язган әсәрең кирәк икән, ул укучыдан билгеле була. Һәм инде үзең шул берлектә торасың, үзең тавыш биреп сайлаткан идарәң бар икән, син инде бар идарәңә, киңәшләш.
Менә мине Тукай премиясенә тәкъдим итегез дип әйтү дә матур әйбер түгел. Аны, дөресен әйткәндә, читтән кемдер күреп тәкъдим итәргә тиеш. Хезмәтең Идарәдә яклау таба икән, ул Тукай комитетына үтә. Ә инде идарәгә дә ышанмый, бүтән оешмадан тәкъдим итүгә килгәндә. 330 язучысы булган оешманың тәкъдиме белән ниндидер, әдәбияттан читтә тора торган оешманың тәкъдиме дөрес дип уйлыйсызмы?
Үзеңне тәкъдим иткәндә премиягә куелган кандидатураларыңны карап чыгу, чагыштыру да комачауламас. Бәлки әле синең дәрәҗәң зур бүләк өчен җитеп үк бетмидер. Менә шул вакытта син әдип буласың инде. Шул вакытта син халыкны да борчуга салмыйсың, буталышка кертмисең, үз иптәшләреңне дә кыен хәлгә куймыйсың.
“Тукай премиясе – дәүләт премиясе ул”
- Данил Хәбибрахманович, былтыр язучылар берлегеннән тәкъдим ителгән кандидат үтмәде. Бу нәрсә белән аңлатыла? Язучылар берлеге дөрес булмаган кандидатны сайладымы, әллә башка сәбәпме?
- Тукай комитетында бүгенге көндә унбиш эксперт утыра. Мин аларның барысы өчен дә җавап бирә алмыйм. Шуңа күрә мин үземә үзем каршы килеп әйтә алмыйм. Әмма мин үземнең идарәм тәкъдим иткән узган елгы кандидатураны барыбер лаек дип уйлыйм. Һәм мин үземнең тавышымны шулай дип бирдем дә. Башкалар өчен мин ничек әйтә алам? Үземнең чыгышымда да әйттем үземнең кандидатура турында. Кызганыч, узмады. Димәк, анда утырган комиссия әгъзалары өчен башка кеше дөресрәк булып чыккан.
"Элекке татар язучылары ачысын-төчесен күп күргән, хәзер тормыш җитеш, язучыларга язу авыррактыр"
- Данил Хәбибрахманович, бүгенге татар әдәбиятының нинди уңай якларын атар идегез һәм нәрсә сезгә ошамый?
- Бүгенге көндә мин татар әдәбиятын аксый, начар бара дип әйтмәс идем. Һәр чорның үзенең әсәрләре туа. Бүгенге көн белән узган көнне чагыштырганда, тормышның, яшәешнең, вакыйгаларның куелыгыннан да туа торгандыр.
Без сугыштан, сугыш елларыннан соң туган балалар. Без сугыштан кайткан ике аяксыз, агач түмәрле абыйларны күргән кешеләр. Димәк без, барыбер, сугышның ачысын-төчесен күргән буын. Әйттем бит, 70 процент язучылар бүгенге көндә өлкән буын язучылар дип, алар да шушы чорны кичергән. Ул вакыттагы мәгълүматлар тетрәндерә торган. Хәзер тормыш, без күпме генә зарлансак та, уңай, дөньяның алга китеше бик күп бит. Сыгылып тора торган өстәлләр, утырып йөри торган машиналар... Барыбер кешенең яшәү рәвеше алга китте. Без авылдан чыгып киткән чакны искә төшерсәк тә, шаккатарлык. Авыл капкасыннан чыгып, сәгатьләр буе берәр йөк машинасы үтмәсме дип көтеп торган заманнар үтте. Бүген адәм баласының тамагы туйды, өсте бөтен.
Әгәр элеккене язсаң, ул укучыны инде үзенә карата алмый, яшьләрнең тормышы бөтенләй башка. Шуңа күрә дә бүген яшь буынга язу бәлки авыррактыр да. Темалар табу авыр. Дөрес, бүгенге көннең дә җитешсез яклары бик күп. Шул ук наркоманиясе, алары элек булмады бит. Әмма гел аның турында да язып булмый.
Ибраһим Сәләховларны аласыңмы, Нәби Дәүлиләрне, Аяз абыйларнымы, алар нинди ачы, каһәрләнгән тормыш күргән. Нинди багаж белән кайтканнар аннан. Алар кемнәр белән генә булмаган, дөньяның нинди генә ачысын татымаган. Шуңа күрә дә аларның китапларын укыганда әсәрләнәсең, төннәр буе укып чыга торган әсәрләр.
"Камил Кәримовның соңгы чыккан романнарын, төн буе йокламыйча укып чыктым"
- Бүгенге әсәрләрдәге кызыклы эчтәлек булмау шуның белән аңлатыламы?
- Аның белән генә аңлатмыйм. Бер телем икмәкнең, бер йотым суның кыйммәтен ул вакыттагы әсәрләрдә тудырдылар, адәм баласына аңлаттылар. Аларны бүген гаиләдәге ниндидер фәхешлек турында язылган әсәрләр белән чагыштырып булмый. “Зөләйха күзләрен ача” дисез бит әле. Ул язучы да теге чорга кайтып язып әдәбиятчылар арасында шаукым китереп чыгарды.
- Соңгы елларда күләмле, истә калырлык әсәрләр юк дигән фикерне Илшат Сәетов әйткән иде, күптән түгел генә Фатих Сибагатуллин да шушы ук фикерне әйтте. Сез моның белән ризамы?
- Юк, мин риза түгел.
- Романнар турында сүз бара.
- Вахит Имамовның тарихи романнары берсе артыннан берсе чыгып тора, Фәүзия Бәйрәмованың романнарын кая куябыз? Укый халык, алар көчле әсәрләр.
Шигърияттә дә яңа сүз, яңа исемнәр бар.
Камил Кәримовның соңгы чыккан романнарын, үзем, мәсәлән, төн буе йокламыйча укып чыктым. Язу теленә сокланып, карале, тип-тигез җирдән дә кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле әйбер язган дип укыдым.
Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килгән. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлый, Казан музыка училищесының вокал бүлегендә укый. Казан театр училищесына укырга күчә һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985-1991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры. 1992-1993 елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары. 1993-1998 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары һәм 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры, 1998 елдан 2006 нчы елга кадәр Әдәби фонд белән бергә авторларның милек саклау оешмасы директоры. 2006-2010 елларда Әлмәт Язучылар оешмасында - җаваплы секретарь. 1991 елдан Татарстан Язучылар, 2001 елның маеннан Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. 2016 елның 16 июнендә Татарстан язучылар берлегенең корылтаенда идарә рәисе итеп сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз