Бу атнада Казанда БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләре Советының утырышы узачак

Аның төп темасы - законсыз миграциягә каршы көрәштә хезмәттәшлек итү
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 14-15 май көннәрендә Казан БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләрен үзенә җыя. “Корстон” комплексында ике көн дәвамында БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләре Советының утырышы узачак.

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Чепуштанов белдерүенчә, законсыз миграциягә каршы көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек, килештерелгән миграция сәясәте үткәрү өчен шартлар тудыру – утырышта фикер алышуга чыгарылган төп темалар булачак.

Казан Россиянең БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләрен кабул итүче икенче төбәге. Моңа кадәр Совет утырышларының берсе Санкт-Петербургта узган булган. Сергей Чепуштанов фикеренчә, илләр ничек кенә алга киткән, нык үскән булмасын, алар ялгызы гына миграцион процесслар китереп чыгарган проблемалар белән көрәшә алмый. Ул белдергәнчә, хәзер Татарстанда миграция сәясәтен ныгыта торган, этник, конфессиональ төркемнәр мәнфәгатен күздә тоткан инициатива гамәлгә ашырыла. Ул монда Федераль миграция хезмәтенең ТР идарәсе, ТР Эчке эшләр, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларының, ТР Халыклары ассамблеясенең ныклы хезмәттәшлегенең роленә басым ясады.

Казандагы утырышта Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең 8 иленнән, халыкара оешмалардан делегацияләр катнашачак.