news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Умарпаша Хәнәлиев Башкортстанның Россиядәге яңа вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде

Кадрлар билгеләү турында төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанның Россия Федерациясе Президенты каршындагы яңа вәкаләтле вәкиле — республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп Россия Герое Умарпаша Хәнәлиев билгеләнде. Бүген БР Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров кадрлар билгеләү турында әйтте, дип хәбәр итә «Башинформ»

«Вәкиллек республикага инвестицияләр кертү ноктасы булырга тиеш. Бу бик җаваплы эш. Сездәге компетенцияләр белән бергә тормыш тәҗрибәгез бу бурычны үтәргә ярдәм итәр дип уйлыйм», — диде Радий Хәбиров.

Хәнәлиев озак еллар Федераль куркынычсызлык хезмәтендә эшләде, Россия Герое, күп кенә хәрби бүләкләр белән бүләкләнде, генерал-майор дип искәртте төбәк башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100