news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Рәмис Сафин сайланды

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясе узды.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»).10 апрельдә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау конференциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хисап-сайлау конференциясендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп кабат Рәмис Сафин сайланды.

Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Сергей Морозов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100