Төркиянең Бөгрүделик себер татарлары авылы кешеләре Африкада коелар ачтырган

Һәр коеның ачылышында шөкер корбаны чалынган, сәдака акчалары таратылган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Бөгрүделик себер татарлары авылы кешеләренең хәйрияче Хүсейин Сакарья (Hüseyin Sakarya) ярдәме белән Африка иле Уганданың башкаласы Кампаладан 200 километр ераклыкта урнашкан ике авылда коелар ачылган.

«Иганга шәһәре тирәсендәге авылда ике мең кеше, Бугаиа шәһәреннән ерак түгел авылда 1800 кеше яши. Һәр коеның ачылышында шөкер корбаны чалынган, сәдака акчалары таратылган», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Бугаиа шәһәре тирәсендә бер авылдагы кое Бөгрүделик авылына нигез салучылардан Хаҗы Меһмет Бөгрүделик (Hacı Mehmet Böğrüdelik) һәм гаиләсе исеменнән ачылган.

«Юанбаш бабаебыз, әниемнең әтисе — Габдеррәшит Ибраһим (Abdürreşid İbrahim) белән авылыбызга нигез салучы Хаҗы Мехмет Бөгрүделикнең кабер ташын ясаттык. Бу эштән акчабыз артып калды. Без дә Африкада сусызлыктан интеккән авылларда кое-ачу эшенә өлеш кертергә теләдек. Танышыбыз Хүсейин Сакарья безгә бу эштә булышты», — дигән Мухлис Дөнмез.

Мухлис Дөнмезнең туганы Аднан Җенгиз (Adnan Cengiz) бабасы Хаҗы Мехмет Бөгрүделикнең Омск өлкәсенең Большеречье районында урнашкан Яланкүл авылында туып-үскән себер татары булуын әйткән.

«Ул шул өлкәдәге мөселманнарны Төркиягә хиҗрәт кылырга өндәүче кеше булган һәм 1907 елның унынчы ноябрендә 5-6 авылдан җыелып, бергәләп Төркиягә юл тотканнар», — дип әйткән ул.

Аднан Җенгиз 1991, 1992, 2009 һәм 2012 елларда бабасының туган ягына барып кайткан һәм анда яшәүче өченче нәсел туганнары белән күрешкән.

«Бабайның авылына да бардым. Әмма өйләреннән бары тик туфрак өемнәре генә калган. Ул кыр бабаебызның исеме белән искә алына, анда каен агачлары утыртылган. Туганнарын таба алмадым — барысын да үзе белән Төркиягә алып киткәнен әйттеләр», — дип сөйләгән ул.