news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара башкортлары туган телләрен өйрәнәчәк

Төбәктә башкорт телен, ата-бабаларның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл узган.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең ике торак пунктында башкорт теле дәресләрен кертергә мөмкиннәр.

Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, Украинка һәм Көньяк бистәләрдә әти-әниләр гариза җыйганнар инде. Мәктәпләрдә башкорт теле укытучылары да бар. Бу хакта Самара өлкәсе башкортлар корылтае җитәкчесе Сафиулла Вилданов хәбәр иткән.

Төбәктә башкорт телен, ата-бабаларның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл узган. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук Ыргызлы авылы мәктәбендә башкорт теле сәгатьләрен арттыру кирәклеге турында хәбәр иткән.

Самара өлкәсе башкортлары корылтаеның түгәрәк өстәле эшендә губернатор хакимияте, өлкә мәгариф министрлыгы, шулай ук ата-аналар берләшмәсе, экспертлар катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100