news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр Төркиягә алган юлламаларны күпләп гамәлдән чыгара башлады

Юлламаларга сорау 3 көн эчендә 25 процентка диярлек кимегән.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Төркиядә коронавирус инфекциясе йоктыручыларның саны арту һәм ике ил арасында авиаэлемтәнең туктатылу ихтималына бәйле рәвештә, Россиядә әлеге илгә юлламалар сату кими башлады.

Бу хакта «Известия» газетасы Tez Tour халыкара туроператорының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Юлламаларга сорау 3 көн эчендә 25 процентка диярлек кимеде, дип белдерделәр «Розовый слон» туристлык агентлыгында.

Россия туристлык индустриясе берлегендә дә май аенда сатуларның күләме 10-20 процентка кимүен искәрттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның Төркия белән авиаэлемтәне чикләү мөмкинлеген тикшерүе хакында хәбәр иткән иде.

Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телефон аша Төркиягә килгән туристларның иминлеген тәэмин итү чаралары хакында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100