news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә машина йөртүчеләр өчен яңа штраф әзерләделәр

1 июньнән җәйге тәгәрмәчне – кышын, кышкы көпчәкне җәен куллануны тыярга мөмкиннәр.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россиядә 1 июньнән Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа төзәтмәләр үз көченә керергә мөмкин.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, әлеге төзәтмәләр җәйге яки кышкы тәгәрмәчне сезоннан тыш файдаланган өчен штрафка тартуны күздә тота.

2020 елның сентябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгы норматив актлар проектлары порталында транспорт чараларын куллану тыела торган төзексезлекләр һәм шартлар исемлеге проектын урнаштырган иде. Аерым алганда, документ нигезендә автомобильләрдә җәйге тәгәрмәчне - кышын (декабрь, январь һәм февраль), кышкы көпчәкне җәй айларында (июнь, июль һәм август) куллануны тыярга тәкъдим ителә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр 1 июньнән үз көченә керер дип планлаштырылды. Бу очракта кагыйдә бозучыларга РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе 1 өлеше буенча 500 сум күләмендә штраф яный. Әмма ил Хөкүмәте шул хактагы карарны әле дә булса имзаламаган.

Шул ук вакытта, югарыда телгә алынган исемлектә кышкы һәм җәйге тәгәрмәчкә карата таләпләрнең урын алуы Таможня берлегенең көпчәкле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турындагы техник регламенты белән бәйле. Россия норматив документларында аның бу пункты берничек тә чагылыш тапмаган, дип искәртә басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100