news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан балалар хыялы турында видеоролик урнаштырды

ТР Президенты республика халкын Юрий Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулу белән котлады.

Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан балалар хыялы турында видеоролик урнаштырды

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә галәм турында хыялланучы кечкенә малайга багышланган видеоролик урнаштырып, республика халкын Космонавтика көне белән тәбрик итте.

«Бүген кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына — 60 ел! Бәйрәм белән!», — дип язган ул видеоролик астына.

Әлеге видеоролик үсеп килүче яшь буынны рухландыруны максат итеп куя: хыяллар йолдызларга юл ача.

Быел кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел тула. 1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» корабында «Байконур» космодромыннан кузгалып китә һәм дөньяда беренче тапкыр Җирне әйләнеп чыга. Очыш 108 минут дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot