Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: Космик сәнәгать — фәнни-техник алгарышның нигезе
ТР Премьер-министры республика халкын Космонавтика көне белән тәбрик итте.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Галәмне үзләштерү кешелек өчен алгарыш, үсеш символы булды һәм шулай булып кала, ә космик эшчәнлек икътисад, фән һәм социаль өлкәдә елдан-ел яңа перспективалар ача. ТР Премьер-министры Алексей Песошин Космонавтика көне уңаеннан юллаган котлау телеграммасында шулай дип белдерде.
«Бүген ракета-космик сәнәгать фәнни-техник алгарыш һәм Россия иминлегенең нигезе булып тора», — диде Премьер-министр.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанның галәм технологияләрен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез — биредә Валентин Глушко һәм Сергей Королев хезмәт куйган, илдә беренче ракета двигательләре кафедрасы монда эшләгән, космик кораблар өчен уникаль детальләр җитештерелгән, ракета ягулыгы төрләре буенча белгечләр әзерләнгән. Бүгенге көндә әлеге тармак яңа үсеш юлына басты, дип искәртте Песошин.
«Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре кадрлар әзерләү, космик тармак предприятиеләре өчен яңа технологияләр булдыру һәм аларны гамәлгә кертү, шулай ук галәмне өйрәнү һәм космик фәнне популярлаштыру өлкәсендә эшчәнлек алып бара», — дип искәртте Премьер-министр.
Аның сүзләренчә, галәм җитди тикшеренүләр өчен мәйданчыкка әверелде, аның нәтиҗәләре фәнни белемнәрнең күп кенә өлкәләренә сизелерлек йогынты ясарга өлгерде һәм яңа технологияләр барлыкка килүгә китерде.
«Әгәр безнең яшь буын башлап юл салучылар — галимнәр, инженерлар, конструкторларның данлы традицияләрен дәвам итә, галәмне буйсындыруда үзенең катнашы барлыгын тоя, перспективалы белгечлекләр һәм технологияләрне теләп үзләштерә икән, безне алда яңа ачышлар һәм казанышлар көтә», — дигән ышаныч белдерде Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз