Спас районының Өчкүл авылында яшәүче битлек тегәргә өйрәтә

Россиядә коронавирус чире тарала башлаганнан бирле, Маргарита үзенең гаиләсенә, туганнары һәм якыннарына йөздән артык битлек теккән.

(Спас, 12 апрель, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). Спас районының Өчкүл авылында яшәүче Маргарита Воробьева авылдашлары арасында тегү һәм бәйләү осталыгы белән хөрмәт казанган. Бу һөнәр алар гаиләсенә табыш та китерә әле. Ул башкаларны да битлек тегәргә өйрәтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Безнең төбәктә коронавирус авыруы таралу куркынычы янау сәбәпле кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү чорында, Маргарита саклану битлекләре тегәргә өйрәнгән. Үз эшенең кайбер серләре белән ул газета укучыларны да таныштырырга тели.

«Махсус битлекләр ярдәмендә күпләр үзләрен коронавирус чиреннән саклап кала алачак. Эпидемия таралган вакытта халык күпләп җыела торган урыннарда битлекне бөтен кеше дә кияргә тиеш. Битлекләрне махсус шаблон буенча тегәм. Бу очракта битлекнең җөе алгы якта кала, ул биткә сылашып ук тора. Аларны өч катлы итеп фланель яки киҗе-мамык тукымадан, ситса, бәз материалдан уртасында бер кат марля калдырып тегәм», — ди Маргарита

Безгә бер төстәге киҗе-мамык тукыма, резинка (16 сантиметр озынлыктагы ике буй), гади карандаш, кайчы, линейка, үтүк һәм тегү машинасы кирәк булачак. Башта 20×36 сантиметрлы тукыма кисәге алабыз, зурлар өчен әзер битлекнең стандарт үлчәме 10-18 сантимерга кадәр тәшкил итә. Тукыманы ал ягы белән икегә бөклибез һәм яныннан 20 сантиметр тегеп чыгабыз, яннарын 1 сантиметр киңлектә калдырабыз. Детальне кире ягы белән әйләндерәбез, кырыйларын төзәткәлибез һәм җиңелчә үтүкләп алабыз. Кырыйларда эшкәртелмәгән якларны калдырабыз һәм горизонталь тәртиптә 1,7 сантиметр итеп эчкә бөгәбез. Нәтиҗәдә дүрт бөрмә барлыкка килә, һәркайсын булавка белән кырыйларга эләктереп куябыз. Шуннан соң бөрмәләрне җыйнак итеп тегеп чыгабыз. Битлек кырыена резинканы кертеп, янәдән тегеп чыгарга кирәк. Битлекнең кырыйларын тагын бер кат тигезләп тегәбез. Моны ике яктан да шулай эшләргә кирәк. Ниһаять, битлек әзер!

Россиядә коронавирус чире тарала башлаганнан бирле, Маргарита үзенең гаиләсенә, туганнары һәм якыннарына йөздән артык битлек теккән. Әнә шулай итеп кешеләр күп була торган урыннарга еш баручыларны, әйтик, производствоның төрле тармакларында эшләүчеләр, кибеттә сату итүчеләрне бүгенге көндә иң кирәкле саналган нәрсә — битлек белән тәэмин иткән. Хәзер даруханәләрдә шәхси саклану чараларын берничек тә таба алмыйсың. Кешеләр бу хәлдән чыгу юлларын үзләре эзләп табарга мәҗбүр булалар.

Аның үз куллары белән теккән урын-җир кирәк-яраклары, тәрәзә пәрдәләре, үзенә һәм кызына атап теккән күлмәк һәм итәкләрне күреп сокланмый мөмкин түгел. Ире Дмитрий белән улы Александрны да ул «киендерә».