news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны тәүлек эчендә 2186га арткан

Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев башкала төбәгендә теләсә кайсы транспорт төрендә хәрәкәт итү өчен цифрлы пропусклар кертү турында игълан итте.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россиядә тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр саны 2 меңнән артып киткән. Бу хакта оператив штаб хәбәренә сылтама белән «Известия» яза.

Илнең 52 төбәгендә барлыгы 2186 яңа очрак теркәлгән. Шул ук вакытта 24 кеше үлгән, ә Россиядә эпидемия вакытында зарарланган кешеләрнең гомуми саны 15 770кә кадәр җиткән. Шуларның 130ы вафат булды, 1291 пациент терелде.

Яңа авыруларның күбесе Мәскәүдә ачыкланды, аңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 1306 очрагы туры килә. Мәскәү өлкәсендә - 278, Санкт- Петербургта — 69, Мурманск өлкәсендә — 61, Түбән Новгород өлкәсендә — 42, Краснодар краенда — 31, Красноярск краенда 25 кеше чир йоктырган. Шулай ук штабта ачыкланганча, Мәскәүдә авыручыларның гомуми саны 10 158 гә җиткән.

Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев башкала төбәгендә теләсә кайсы транспорт төрендә хәрәкәт итү өчен цифрлы пропусклар кертү турында игълан итте. Җәяүлеләргә әлегә пропуск кирәк түгел.

Цифрлы пропускны мәскәүлеләр mos.ru порталы ярдәмендә ала алалар һәм шулай ук 7377 номерына СМС җибәреп тә алып була.

29 мартта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре барлык халык өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Алга таба мондый чикләү чараларын илнең башка төбәкләрендә дә керттеләр. 2 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин илдә эшләми торган көннәрне 1 майга кадәр озайтты. Ике чара да коронавирус инфекциясе таралу тизлеген киметүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100