news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады

Республиканың зур потенциалын куллану космик тармакның алга таба да нәтиҗәле үсешенә ярдәм итәргә тиеш, диде РТ Премьер-министры.

Алексей Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Космонавтика көне белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Космонавтика бүген фән һәм техниканың яңа казанышларын кулланырга, җитештерүне яхшыртырга һәм модернизацияләргә мәҗбүр итә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Космик киңлекләрне үзләштерүгә, шулай ук яңа технологияләр булдыруга Казан конструкторлык бюросы һәм фәнни-тикшеренү институтлары эшләнмәләре зур өлеш кертте, диелә котлауда.

"Бүген космик киңлекләрне яулап алуның данлы традицияләре лаеклы рәвештә дәвам ителә — якташыбыз, астронавт Сергей Николаевич Рыжиков Халыкара космик станциядә озак космик очышны башкарганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды", - диде Песошин.

Һичшиксез, республикабызның зур сәнәгать, фәнни-техник, мәгариф потенциалын куллану космик тармакның алга таба да нәтиҗәле үсешенә ярдәм итәргә тиеш, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100