news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль сак хезмәте вәкилләре белән очрашты

Татарстан парламенты башлыгы федераль ведомство вәкилләре белән РФ Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге эшен инспекторлаштыру нәтиҗәләре турында сөйләште

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Федераль сак хезмәте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда РФ Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге башлыгы Александр Рябков, РФ Федераль сак хезмәте бүлекләре башлыклары Михаил Стенишев һәм Рәфыйк Долотказин катнашты.

Татарстан парламенты башлыгы федераль ведомство вәкилләре белән РФ Федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге эшен инспекторлаштыру нәтиҗәләре турында сөйләште. Шулай ук хокукый актларны электрон рәвештә таратуның дәүләт системасын үстерү перспективалары һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең мәгълүмати-хокукый тәэмин ителеше хакында сүз алып бардылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot